16+

Юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Татарстан кешеләре Чуашиядәге авариядә һәлак булган.

Юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Татарстан кешеләре Чуашиядәге авариядә һәлак булган.

Канаш районындагы Атнаш авылы янындагы юлда номерлары куелмаган "Лада Ларгус" машинасын йөртүче каршы як полосага чыга һәм каршы килүче "Фиат Альбеа" автомобиле белән бәрелешкән, дип хәбәр итә Чувашиянең Дәүләт автоинспекциясе. 

Юл-транспорт һәлакәте аркасында "Фиат Альбеа"да утырган ике пассажир - 20 яшьлек кыз һәм 31 яшьлек ир-ат каза урынында да вафат булганнар. Ике машинаның да шоферы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. Тикшерү үткәрелә.

Фото: Чуашия Дәүләт автоинспекциясесе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading