16+

Үзчикләү режимын бозган эшкуарлар җәзага тартыла

Коронавируска каршы оператив штабтан алынган мәгьлүматларга караганда. Әлмәт шәһәрендә трикотаж әйберләр белән сату итүче кибеткә штраф салынган.

Үзчикләү режимын бозган эшкуарлар җәзага тартыла

Коронавируска каршы оператив штабтан алынган мәгьлүматларга караганда. Әлмәт шәһәрендә трикотаж әйберләр белән сату итүче кибеткә штраф салынган.

 

Чираттагы рейд барышында хокук сакчылары тарафыннан шәһәрнең Радищев урамында урнашкан трикотаж әйберләр кибете эшләве ачыкланган. ул үзчикләү режимы кертелүгә карамастан, эшен дәвам иткән. Мәгьлүм булганча, карантин вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылган иде. Бу, беренче чиратта, санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә һәм "таҗлы вирус" инфекциясе таралу куркынычы аркасында кабул ителде. 

Хокук сакчылары ачыклаган кибетнең эшчәнлек төре дә карантин режимы буенча тыелган санала, әмма моңа карамастан, әлеге салон бинасында сәүдә иркен рәвештә алып барылган. Полиция хезмәткәрләре эшкуарга карата режим буенча каралган нормаларны үтәмәгәне өчен административ беркетмә төзегән. 

Соңрак, Әлмәт шәһәр суды карары белән әлеге кибет хуҗасы административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм 30000 сум күләмендә штраф рәвешендәге административ җәзага тартылган.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading