Татарстанның Нурлат районы журналистлары махсус операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, аларның күбесе волонтерлык төркемнәрендә тора.
Скопировать ссылку
Татарстанның Нурлат районы журналистлары махсус операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, аларның күбесе волонтерлык төркемнәрендә тора.
Күптән түгел алар «Яктылык. Җылылык. Җиңү!» акциясен башлап җибәрде. Махсус операция зонасына хәрбиләргә җибәрү өчен 70 газ баллоны сатып алынган, дип яза "Татар Информ".
«Без якташ хәрбиләребезнең тормышын күзәтеп торабыз, аларның уңышларын яктыртабыз, ялга кайткан вакытларында алар белән очрашабыз. Телеграм-каналда Нурлат төркемнәренең берсендә хәрбиләргә газ балоннары, дымлы салфеткалар һәм башка кирәк-яраклар җыю игълан ителде. Без анда катнашырга булдык һәм үз акциябезне игълан иттек», – дип сөйләде «Нурлат-информ»ның баш мөхәррире Резеда Гиняева. Шулай ук ул бөтен Татарстан буенча коллегаларын акциягә кушылырга өндәде.
Гуманитар йөкне 14 мартта җибәрергә планлаштыралар. Бу балоннар ярдәмендә хәрбиләр салкын вакытта җылынып кына калмый, ә үзләренә ашарга да пешерә ала.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2024 елның 24 февралендә башланды. Хакимиятләр махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә мәртәбә әйтте. Әлеге максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияли торган шартлар тудыру да бар.
Комментарийлар