Зәйнәб Фәрхетдинова авырый: "Үзегезне саклагыз!"
Зәйнәб ханым ютәл һәм томау белән интегә икән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Зәйнәб ханым ютәл һәм томау белән интегә икән.
Инстаграмда ул үзенең кайбер дәвалану серләре белән уртаклашкан. Авырган вакыттагы сәер бер гадәте турында да әйткән.
«Алла боерса авызымны ерып, матур күлмәгемне киеп, берни булмагандай 20нче гыйнварда узачак «Балалы солянка» да катнашасым бар… Ә әлегә бар да яхшы булыр дип ышанып, дәваланам.
Дуслар, директка күп кенә киңәшләр дә язгансыз, рәхмәт сезгә! Безнең организм химиягә нык ияләшкән, дарусыз булмый шул. Чирләгән вакытта дарудан да кадерлерәк берни юк. Күп нәрсәгә ияләшеп булмый дисәләр дә, ияләшәсең… Аяктан егыласы килмәсә, даруын да кимерәсең!
Үскән чакта иң яхшысы мәтрүшкәле сөтле чәй иде кебек, бик каты авыртмасаң гына. Юкә балының да файдасын күрәм, ләкин аны күп кабырга ярамый, көнгә ике чәй калагы җитә.
Иммунитетны миләш белән күтәрергә киңәш бирәләр монда, файдасын күргәнегез бармы?
Уф, мин бит ерык авыз, яратмыйм авырырга.
Тизрәк аякка басасы килә…
Үзегезне саклагыз! Авырмагыз!» — дип язган Зәйнәб ханым.
Сәер гадәтенә килгәдә исә, ул авырганда «Доширак» ашы ашарга ярата икән. «Авырый башладым исә, шуны ашыйсым килә. Ул минем өчен „лечебный“. Сез дә шулаймы ул?» — дип сорау биргән җырчы.
Гадәттә, чирләгәндә берни дә ашыйсы килми яисә нинди дә булса җиләк-җимешкә күңел тарта дип белә идем. Дөресен әйтим, мондый хәлне минем әле беренче ишетүем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар