16+

1 апрельдән пенсияләр арта: кемнәр өстәмә түләү алачак

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк.

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнәчәк.

Индексация фаразланган инфляция дәрәҗәсенә туры китереп үткәрелә.

Социаль пенсияләр берничә сәбәп буенча билгеләнә: картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту, шулай ук ятим балалар өчен. Картлык буенча социаль пенсия иминият пенсиясе билгеләнмәгән гражданнарга түләнә.

Иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел рәсми хезмәт стажы һәм 30 пенсия баллы кирәк.

Пенсияләрне индексацияләү автомат рәвештә башкарылачак. Пенсионерларга гариза язарга яки өстәмә документлар тапшырырга кирәкми.

2026 елда социаль пенсиянең минималь күләме 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Әгәр бу түләү пенсионерның бердәнбер керем чыганагы булса, аңа яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр социаль өстәмә билгеләнә.

Татарстанда 2026 елда пенсионер өчен яшәү минимумы 16 098 сум тәшкил итә.

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading