16+

Төнге зарядка фаҗига белән тәмамланган: янгында хатын-кыз һәлак булган

Екатеринбургта төнгә зарядкага куелган смартфон аркасында чыккан янгында 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Екатеринбургта төнгә зарядкага куелган смартфон аркасында чыккан янгында 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Фаҗига 8 ноябрьдә Сулимов урамындагы биш катлы торак йортта булган. Янгынның мәйданы зур булмаган – ут 4 квадрат метрдан артмаган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, төн уртасында смартфон аккумуляторы кабынып киткән. Нәтиҗәдә, фатирны агулы төтен баскан. Йоклаган хатын-кыз төтенгә агуланган. Аның үлеменең башлангыч сәбәбе итеп угар газы белән агулануны атаганнар.

Гадәттән тыш хәлләр белгечләре смартфоннарны төнгә зарядкага куеп калдыруның куркыныч булуын искәртә. Бигрәк тә телефонны караватта, мендәр астында яки җиңел кабына торган әйберләр янында зарядкалау хәвеф тудыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading