16+

13 яшьлек малай «КАМАЗ» белән бәрелешкән: аның әтисенә карата җинаять эше судка җибәрелгән

Кайбыч районында балигъ булмаган баланы куркыныч гамәлләргә җәлеп итү очрагы буенча җинаять эше тәмамланып, судка юлланган.

Кайбыч районында балигъ булмаган баланы куркыныч гамәлләргә җәлеп итү очрагы буенча җинаять эше тәмамланып, судка юлланган.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2024 елда ир-ат үзенең улына мопед сатып алган. Транспорт чарасын йөртү хокукы да, тиешле күнекмәләре дә булмаган 13 яшьлек улына аны кулланырга рөхсәт итә.

2025 елның июлендә яшүсмер әлеге мопед белән торак пункттагы гомуми юлда хәрәкәт иткәндә юл кагыйдәләрен тупас рәвештә боза һәм ике автомобиль, шул исәптән «КАМАЗ» белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай авыр җәрәхәтләр ала.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылып, җитәрлек дәлилләр тупланганнан соң, ул судка җибәрелгән. Ир-атка балигъ булмаган баланы аның гомеренә куркыныч тудыручы гамәлләргә җәлеп итү маддәсе буенча гаеп белдерелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading