16+

2025 елның кышкы каникуллары рекордлы дәрәҗәдә озын булачак

Алдагы кыш эш көннәре саны ягыннан рекордлы дәрәҗәдә кыска булачак.

Алдагы кыш эш көннәре саны ягыннан рекордлы дәрәҗәдә кыска булачак.

2025 елның декабрендә, 2026 елның гыйнварында һәм февралендә россиялеләр 90 көннең нибары 56сын эштә уздырачак. Бу соңгы ике дистә елда минималь күрсәткеч. Озак ял итүгә Яңа ел бәйрәмнәре сәбәп булачак. 

РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов аңлатканча, күп еллар эчендә беренче тапкыр 1-11 гыйнвар көннәре эшләми торган көннәр дип игълан ителде. 2025 елның 31 декабре дә ял көне булачагын исәпкә алып, бәйрәм каникулларының гомуми озынлыгы 12 көн тәшкил итәчәк. Ярослав Нилов билгеләп үткәнчә, мондый озын кышкы ял төньяк илдәге тормыш үзенчәлекләренә туры килә. Депутат россиялеләр кышкы кырыс айларны эштә түгел, ә гаилә белән бергә үткәрә алачагына өмет белдерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading