«Без ике һәм аннан да күбрәк баланың 7,3 млн га якын эшләүче ата-анасы моннан файдаланыр дип уйлыйбыз. Бу түләүне кертеп 11 миллионга якын балага өстәмә ярдәм күрсәтә алачакбыз», - дип билгеләп үткән иде Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
Түләү операторы-Россиянең социаль фонды булачак. Аны алу өчен «Госуслуги» порталы аша электрон гариза бирергә яки социаль Фонд клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Түләүләр мөрәҗәгать итүченең Россия банкындагы счетына күчереләчәк, ә түләүгә юнәлдерелгән операцияләр буенча хезмәтләр өчен түләү алынмаячак. Гаилә салым түләвен бурычлар өчен сызып ташламаячаклар.
Комментарийлар