16+

2029 елда грипп пандемиясе фаразлана

2029 елда Россиядә яшәүчеләрне грипп пандемиясе көтәргә мөмкин.

2029 елда Россиядә яшәүчеләрне грипп пандемиясе көтәргә мөмкин.

Бу хакта Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары, Россия Фәннәр академиясе академигы, эпидемиолог Геннадий Онищенко “ТАСС”ка сөйләгән.

Ул искә төшергәнчә, гриппның эпидемия күтәрелеше якынча 10 елга бер тапкыр була, соңгы тапкыр ул 2019 елда булган. "Мин 2029 елга бездә чираттагы пандемия булырга тиеш дип әйтә алам", – дигән Онищенко. Аның сүзләренчә, Россия сәламәтлек саклау системасы инде 20 ел дәвамында ел саен инфекциягә каршы көрәш өчен гриппның яңа актуаль штаммнарына каршы вакцина эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading