16+

2,3 миллион сумны кайтарырга мәҗбүр иткәннәр

Казанда яшәүче 63 яшьлек пенсионер хатын мошенниклар корбаны булган, әмма урланган акчаның бер өлешен кире кайтаруга ирешкән.

Казанда яшәүче 63 яшьлек пенсионер хатын мошенниклар корбаны булган, әмма урланган акчаның бер өлешен кире кайтаруга ирешкән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, хатын-кызны электрон валютага һәм кыйммәтле металларга «отышлы инвестиция» ясарга күндергәннәр. Нәтиҗәдә ул мошенникларга якынча 3,5 миллион сум күчергән.

Берникадәр вакыттан соң үзенең алданганын аңлаган пенсионер хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, урланган акчаның 2,3 миллион сумы Иркутск шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган яшүсмер счетына җиде тапкыр күчерелгән. Ул акчаларны үз счеты аша үткәргән — ягъни «дроппер» ролен үтәгән.

Суд карары белән яшүсмер зыян күрүчегә 2,3 миллион сумны кире кайтарырга мәҗбүр ителгән. Эш прокуратура контролендә тора.

 Белгечләр искәртә: билгесез кешеләр тәкъдим иткән «инвестиция проектларына» ышанмаска, акча күчергәнче мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading