16+

Татарстанда хәбәр итү системаларын тикшерү узачак

4 мартта Россия төбәкләрендә халыкка хәбәр итү системаларын планлы рәвештә масштаблы тикшерү узачак.

4 мартта Россия төбәкләрендә халыкка хәбәр итү системаларын планлы рәвештә масштаблы тикшерү узачак.

Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге системалар табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында кисәтү сигналларын халыкка вакытында җиткерү өчен кулланыла. Тикшерү барышында электр сиреналары һәм тавыш көчәйткечләр эшләтеп җибәреләчәк. Шулай ук мәҗбүри гомумфедераль теле- һәм радиоканаллар эфиры вакытлыча алыштырылачак.

Мәгълүмат министрлыкның рәсми мобиль кушымтасында да урнаштырылачак.

Ведомство сирена тавышын ишеткән очракта тынычлык сакларга һәм паникага бирелмәскә чакыра. Шул ук вакытта телевизор яки радионы кабызып, рәсми хәбәрне тыңларга киңәш ителә.

Министрлык аңлатуынча, мондый комплекслы тикшерүләр халыкка хәбәр итү системасының барлык элементлары төзек эшләвен тикшерү һәм дежур хезмәтләрнең гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген арттыру максатыннан даими үткәрелә. Соңгы шундый сынау узган елның октябрендә оештырылган иде.

Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading