16+

Җәйдән соң баланың өлгереше кинәт начарланган: сәбәбе нәрсәдә?

Ел дәвамында «бишле» билгеләренә генә укыган бала яңа уку елында кинәт «өчле»ләр ала башласа, бу һәрвакытта да аның укырга теләге кимүен аңлатмый.

Ел дәвамында «бишле» билгеләренә генә укыган бала яңа уку елында кинәт «өчле»ләр ала башласа, бу һәрвакытта да аның укырга теләге кимүен аңлатмый.

Психолог Екатерина Безумнова фикеренчә, моңа берничә фактор сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта «Газета. Ру»

Яшь үзгәреше. Үсмерлек чорына кергәндә организмда гормональ үзгәрешләр башлана. Бу баланың кәефенә, игътибарына һәм укуына да йогынты ясарга мөмкин.

Яңа мохит һәм аралашу. Җәйге каникулда яңа дуслар, компания яки каршылыклы мөнәсәбәтләр барлыкка килүе дә укуга тәэсир итә ала.

Гаиләдәге вакыйгалар. Каникул вакытында булган күңелсез хәлләр баланың эмоциональ хәленә йогынты ясарга мөмкин.

Психолог ата-аналарга бәяләр өчен баланы ачуланмаска киңәш итә. Иң мөһиме — бала белән тыныч сөйләшеп, нәрсә булганын аңларга һәм аңа нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга.

Әгәр кирәк булса, әңгәмәгә сыйныф җитәкчесен һәм педагог-психологны да җәлеп итәргә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading