16+

«Әлифба» милли мәдәният һәйкәле буларак танылырга мөмкин

«Әлифба» татар дәреслеген Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы реестрына кертергә тәкъдим иттеләр.

«Әлифба» татар дәреслеген Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы реестрына кертергә тәкъдим иттеләр.

Мондый башлангыч белән ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров чыгыш ясады. Ул бу тәкъдимне Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында җиткерде.

«Бу дәреслек халкыбызга йөз елга якын хезмәт итә. Әлеге уникаль уку әсбабының авторлары – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова», – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

 Фото: © Гульнар Гарифуллина / «Татар-информ»

Ул шулай ук Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Татар Байтуганы авылының Сәләй Вәгыйзовның туган җире булуын искәртте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән биредә музей булдырылган, бүген ул эшләп килә. Татарстанның халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина да татар җәмәгатьчелеге исеменнән «Әлифба»ны әлеге реестрга кертү тәкъдиме белән чыккан.

Данис Шакиров сүзләренчә, әлеге мәсьәлә буенча эшне башлау турында күрсәтмә булса да, процесс тоткарланган.

Китапларны реестрга кертү мөмкин түгел дигән җавап та алынган.

«Бу әлифбаны китап буларак кына түгел, ә милли мәдәният һәйкәле буларак та карарга тәкъдим итәм. Без кирәкле документларны әзерли башладык. Бу мәсьәләне Дәүләт Советында тикшерүегезне сорыйм. Үземне докладчы сыйфатында тәкъдим итәм», – дигән ул.

  • Утырышта татар халкының милли үзенчәлеген саклау буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралган. Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәйданчыгында узган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading