16+

Әлки районы Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенә җинаять эше кузгатканнар

Тикшерү барышында ялган «авырулар»булуы ачыкланган.

Тикшерү барышында ялган «авырулар»булуы ачыкланган.

Әлки районы прокуратурасы Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә ялган эш ачыклануга бәйле рәвештә җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү барышында ачыкланганча, узган елның тугыз аенда хастаханә хезмәткәрләре Әлки районыннан 13 кешенең Юхмачы участок хастаханәсе стационарында дәвалануы турында дөрес булмаган мәгълүматлар керткән. Факт буенча исә бу гражданнар хастаханәдә күренмәгән һәм дәваланмаган булып чыккан.

Шушы ялган мәгълүматлар аркасында медицина учреждениесе чынлыкта да булмаган "пациентлар"өчен иминият компаниясеннән законсыз рәвештә түләүләр алган.

Тикшерү материаллары тиешле органнарга тапшырылган, һәм аларны тикшерү нәтиҗәләре буенча эш процессында ялганлау фактлары өчен җинаять эше кузгатылган. Прокуратура әлеге эшне үз контроленә алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading