16+

Антидепрессантлар сату күләме 24 процентка арткан

Мондый препаратларны сату күләме 2019 елдан бирле үсә.

Мондый препаратларны сату күләме 2019 елдан бирле үсә.

Узган елда Россия даруханәләре антидепрессантлар сатудан, 2024 ел белән чагыштырганда, 36 процентка күбрәк керем алган. Мондый препаратларны сату күләме 2019 елдан бирле үсә. Бу вакыт эчендә ихтыяҗ 4 тапкырдан күбрәккә арткан. 

2025 ел нәтиҗәләре буенча, даруханәләр 20,5 млрд сумга 22,3 млн төргәк антидепрессант саткан. Шул ук вакытта препаратлар сату күләме, 2024 ел белән чагыштырганда, 24 процентка арткан. Билгеләп үтелгәнчә, бу 2022 елдан соң иң югары динамика. 

Шул ук вакытта, RNC Pharma агентлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда илдә антидепрессантларның 19,5 млрд сумлык 23,5 млн төргәге сатылган. 2024 ел белән чагыштырганда, сумнарда үсеш 35,8 процент, төргәкләрдә 24 процент тәшкил иткән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading