16+

Азнакай районының яңа башлыгы сайланды

Азнакай районының яңа башлыгы итеп Айдар Шәмсетдинов сайланды. Аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Азнакай районының яңа башлыгы итеп Айдар Шәмсетдинов сайланды. Аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәкъдим итте.

Моңа кадәр районны 15 елдан артык җитәкләгән Марсель Шәйдуллин, Дәүләт Думасына депутат итеп сайлану сәбәпле, вәкаләтләрен туктатты. Ул Әлмәт бер мандатлы сайлау округыннан депутат булды.

Айдар Шәмсетдинов 2012 елдан Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, соңгы 15 елда районның социаль-икътисади үсешенә 100 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шушы чорда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 2,5 тапкырга арткан.

Марсель Шәйдуллинга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале тапшырылды. Аңа шулай ук «Азнакай шәһәренең мактаулы гражданы» исеме бирелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading