16+

Башка яшьләр өчен гыйбрәт булсын

Казанның Горький шоссесында яшүсмерләр тарафыннан вандализм: полиция җинаять эше кузгаткан.

Казанның Горький шоссесында яшүсмерләр тарафыннан вандализм: полиция җинаять эше кузгаткан.

Казанның Горький шоссесындагы берничә җәяүлеләр кичүендә җәмәгать лифтларын ватуда шикләнелгән дүрт яшүсмернең шәхесләре ачыкланган. Полиция аларның 14-17 яшьтә булуларын әйтә.

Әлеге вандализм актлары, җәяүлеләр кичүләрендә, шул исәптән Фрунзе урамында 19, 13 һәм 3а номерлы торак йортлар янында, шулай ук Горький шоссесы белән Восстание һәм Можайский урамнары киселешендә һәм Аккош күле тукталышындагы җир асты кичүендә булган. Яшүсмерләр аңлы рәвештә лифтларга зыян салган, аерым алганда, лифтларның кабина панельләре, тоткалары, яктырту системасы, диспетчер белән элемтә төймәләре һәм видеокүзәтү камераларын ватканнар. Шулай ук күп кенә техник детальләр һәм элементлар зыян күргән.

Полиция бу фактлар нигезендә җинаять эше кузгаткан. Вандализм буенча хокук бозучыларга төзәтү эшләре яки штраф җәзасы яный.

Шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитеты зыянның төгәл бәясен хәл итү буенча эшли. Тикшерү дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading