16+

Беренче карның кайчан төшәчәге билгеле

Синоптиклар беренче кар кайчан төшәчәген фаразлаган.

Синоптиклар беренче кар кайчан төшәчәген фаразлаган.

Күпьеллык статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан территориясендә беренче кыраулар ешрак сентябрьнең өченче декадасында яки октябрьнең беренче декадасында төшә. Бу хакта «Татар-информ» ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гогольгә таянып хәбәр итә. 

«Иң иртә кыраулар төшү датасы август ахырыннан сентябрьнең беренче декадасына кадәр үзгәреп тора», - дигән Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, төбәктә беренче кар ел саен төрлечә ява. Ул сентябрьдә яки октябрьдә, ә кайчакта бик соңга калып – ноябрьдә төшәргә мөмкин.

"Республика буенча беренче тотрыксыз кар катламы уртача октябрьнең өченче декадасында барлыкка килә. Кар капламы барлыкка килүнең иң иртә даталары сентябрь ахырына туры килә", - дип өстәгән Гоголь.

Татарстанда уртача тотрыклы кар капламы ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Әмма кар катламы барлыкка килүнең иң иртә вакыты октябрьнең икенче-өченче декадасына туры килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading