Бәйгедә дөньяның 35 иленнән 350ләп спортчы катнашыр дип көтелә.
26-29 ноябрь көннәрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Бәйгедә дөньяның 35 иленнән 350ләп спортчы катнашыр дип көтелә.
Россия җыелма командасы составында илебез данын Татарстанның тугыз көрәшчесе дә яклаячак. Алар: Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Айнур Нургалиев, Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Тимур Латыйпов һәм Анастасия Грачева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар