16+

Больничныйларны MAX аша ябып була

Татарстанда MAX мессенджерында яңа мөмкинлек – телемедицина консультацияләре барлыкка килде.

Татарстанда MAX мессенджерында яңа мөмкинлек – телемедицина консультацияләре барлыкка килде.

Хәзер кайбер очракларда больничныйны поликлиникага барып тормыйча гына ябарга мөмкин булачак.

Бу ни рәвешле эшли?
• Пациент табибка беренче тапкыр кабул итүгә килгәч, табиб аңа MAX мессенджерын кулланырга тәкъдим итә.
• Табиб пациентның телефон номерын язып куя.
• Дәвалану тәмамлангач, пациентка телемедицина консультациясенә чакыру һәм сылтама җибәрелә.
• Консультация видеошалтырату аша уза.

Әгәр видеоконсультация нәтиҗәсендә пациентның хәле яхшы дип табылса, электрон больничныйны табибка кабат күренмичә генә ябачаклар. Ул кәгазь больничный кебек үк рәсми һәм юридик көчкә ия булачак.

Ләкин бу мөмкинлек барлык авыруларга да кагылмый. Әгәр өстәмә тикшерү кирәк булса яки авыру катлаулы булса, пациентка барыбер медицина учреждениесенә килеп, табиб белән турыдан-туры очрашырга туры киләчәк.

Әгәр дә сүз авыр булмаган очраклар турында бара икән, телемедицина һәм MAX мессенджеры мөмкинлекләре медицина учреждениесенә артык йөрүдән коткарачак, пациентның да, медицина хезмәткәренең дә вакытын экономияләячәк. Телемедицина инструментларын куллану мөмкинлеге турында карарны дәвалаучы табиб кабул итәчәк. 

- Телемедицинаның заманча мөмкинлекләре безгә медицина ярдәмен алуны җиңеләйтәчәк. Мөгаен, бу авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен аеруча актуаль булыр. Пациентка поликлиникага, табиб амбулаториясенә яки ФАПка барып тору кирәк булмаячак. MAX мессенджерын үз смартфоныңа урнаштыру һәм телемедицина консультациясе уздыруга ризалык бирү дә җитә. Ышанам, яңа функция бик ихтыяҗлы булачак!» - ди Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading