16+

Чабаксарда ракета һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар

Чабаксар шәһәре ракета һөҗүменә дучар булды.

Чабаксар шәһәре ракета һөҗүменә дучар булды.

Төгәлләштерелгән мәгълүмат буенча, вакыйга нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Аларның икесе уртача авырлыктагы хәлдә, тагын бер кеше җиңел җәрәхәтләр алган һәм медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә кайтарылган. Төбәк хакимияте мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч янамый.

— Вазгыятьне беренче минутлардан ук шәхсән үз контролемдә тотам. Барлык ашыгыч хезмәтләр җәлеп ителде, зыян күргән урыннарны җентекләп тикшерү һәм теркәү эшләре бара, — дип белдергән республика башлыгы Олег Николаев.

Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен Чабаксардагы 57 нче мәктәптә вакытлыча ярдәм күрсәтү пункты оештырылган. Анда медицина белгечләре һәм психологлар эшли. Шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен кайнар линия ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading