16+

Дачадагы үзгәрешләр: 2025 елда җир хуҗаларын нәрсә көтә?

Дача сезоны башланды. Аларның хуҗаларына нәрсәләр белеп тору мөһим? “Российская газета” шулар хакында искәртә.

Дача сезоны башланды. Аларның хуҗаларына нәрсәләр белеп тору мөһим? “Российская газета” шулар хакында искәртә.

Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсенең дачниклар берлеге рәисе Никита Чаплин сүзләренчә, үзгәрешләр җирдән файдаланган өчен җаваплылыкны арттыруга һәм күчемсез милек объектларын теркәү процессын тәртипкә салуга юнәлдерелгән.

Бүләк итеп бирү килешүләрен нотариуста раслату мәҗбүри 
Күчемсез милекне бүләк итү килешүләре нотариаль рәвештә расланырга тиешлеге турындагы норма үз көченә керде. Элегрәк гражданнар мондый килешүне гади язма рәвештә мөстәкыйль рәсмиләштерә алган, бу, нотариаль хезмәтләргә түлисе булмагач, акчаны янга калдырырга мөмкинлек биргән. Хәзер исә, моның өчен, нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Җир эшләргә тиеш: кишәрлекләрне үзләштерүгә яңа таләпләр 
Җир кишәрлекләрен үзләштерүгә таләпләр катгыйланды. Хуҗалар җирне сатып алу яки мирас итеп бирелү мизгеленнән соң өч ел дәвамында үз җирләрен куллана башларга тиеш. Бу чүп-чардан һәм чүп үләннәрдән чистартуны күздә тота. 

Бакчачылык кишәрлекләре өчен конкрет критерийлар билгеләнгән: өч ел һәм аннан да күбрәк ел дәвамында берни дә утыртылмаса, шулай ук участок яртысында чүп үләннәре бер метрдан артык үсеп китсә, бер елдан артык бакчаны чистарту омтылышлары булмаганда. Үләнне чаптыру һәм чүп-чарны җыю инде җирне үзләштерә башлау булып саналачак.

Йортны теркәргә
Кадастрда теркәлмәгән шәхси йортларны файдалануны тыю кертелгән. Йортны кадастрга кертү өчен, төзелеш һәм участокның техник планын әзерләү өчен (әгәр чикләр расланмаган булса) кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу документлар Росреестрга, шул исәптән күпфункцияле үзәк аша бирелә.

Кадастр исәбенә алуның яңа кагыйдәләре 
Кадастр исәбенә дәүләт пошлиналары кертелгән. Яңа объектны теркәү 2 мең сумга төшәчәк, ә гамәлдәге мәгълүматларга үзгәрешләр кертү – 1 мең сумга. Элек бу хезмәтләр бушка булган. 

"Бу үзгәрешләр күчемсез милек өлкәсендә тәртип булдыруга һәм җир участокларының торышын яхшыртуга юнәлдерелгән, – дип ассызыклый Никита Чаплин. – Яңа таләпләр Россиядә барлык күчемсез милек һәм җир кишәрлекләре хуҗалары өчен дә".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading