16+

ЭКО ярдәмендә быел күпме бала туган?

Россиядә соңгы елларда экстракорпораль аталандыру (ЭКО) мөмкинлекләре сизелерлек киңәйде.

Россиядә соңгы елларда экстракорпораль аталандыру (ЭКО) мөмкинлекләре сизелерлек киңәйде.

Бүген бу процедурага чиратларны тулысынча диярлек бетерүгә ирешелгән. Бу хакта Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итә. Аның сүзләренчә, хәзер ярдәмчел репродуктив технологияләрдән һәркем файдалана ала. - Соңгы биш елда ЭКО цикллары саны 27 процентка артты. 2024 елда гына да ЭКО ярдәмендә 32 меңнән артык бала дөньяга килде», — ди министр Мурашко билгеләп үткәнчә, дәүләт гарантияләре программасы кысаларында ел саен финанслау арту сәбәпле, быел мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) хисабына 100 меңнән артык ЭКО циклы башкару күздә тотыла.

Процедураның киң кулланылышка керүе белән беррәттән, аны үткәрүнең нәтиҗәлелеге дә арта бара. 2026 елга дәүләт гарантияләре программасы проектында ЭКО хезмәтләре күләмен тагын 15 процентка арттыру, ә финанс чыгымнарын 8 процентка күбәйтү каралган. Моннан тыш, нәселдән килгән авырулар куркынычы булган парлар өчен ярдәмче репродуктив технологияләрдән файдалану мөмкинлекләре дә киңәйтеләчәк. Бу аларга сәламәт бала тәрбияләп үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading