16+

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: Татарстанда яшен, көчле җил һәм боз көтелә

Татарстан халкын һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтәләр.

Татарстан халкын һава торышының кискен үзгәрүе турында кисәтәләр.

Синоптиклар фаразлавынча, 2 июньгә каршы төндә һәм иртән республика буенча, шул исәптән Казанда да, урыны белән томан төшәчәк. Көндез исә яшенле яңгырлар, көчле җил һәм боз явуы ихтимал.

Белгечләр мәгълүматына караганда, җил тизлеге кайбер районнарда секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Мондый һава шартлары юл хәрәкәтендә катлаулыклар тудырырга, шулай ук агачларның һәм җиңел конструкцияләрнең зыян күрүенә китерергә мөмкин.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкны сак булырга чакыра. Көчле җил вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, электр үткәргечләре һәм агачлар янында тормаска киңәш ителә. Автомобильләрне дә агачлар һәм зәгыйфь конструкцияләр астында калдырмаска кирәк.

Яшен вакытында ачык мәйданнарда озак тормаска, мөмкинлек булганда биналарга кереп ышыкланырга киңәш итәләр. Боз яву куркынычы булганлыктан, машина йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Коткаручылар һава торышы турында рәсми хәбәрләрне күзәтеп барырга һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading