16+

«Гади грипп белән бутарга мөмкин»: табиб хантавирусның төп куркынычын атады

Табиб-инфекционист Наталья Шведова хантавирусның кешеләр өчен ни дәрәҗәдә хәвефле булуын аңлатты.

Табиб-инфекционист Наталья Шведова хантавирусның кешеләр өчен ни дәрәҗәдә хәвефле булуын аңлатты.

Аның сүзләренчә, вирусның иң зур куркынычы — озак вакыт сиздермичә таралуында.

Белгеч әйтүенчә, хантавирусның инкубация чоры бер айга кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакытта кеше үзен сәламәт итеп тоярга мөмкин, ә беренче билгеләр гадәти гриппка охшаган була.

«Температура кискен күтәрелә, хәлсезлек, тәндә сыну барлыкка килә. Шуңа күрә күпләр аны салкын тию яки вируслы инфекция дип кенә кабул итә», — дип сөйләгән табиб «Лента.ру»га.

Инфекционист сүзләренчә, вирус еш кына кимерүчеләр аша тарала. Аны күселәр яки тычканнарның кипкән бүлендекләре тузаны белән сулаганда йоктырырга мөмкин. Моннан тыш, кимерүчеләр тигән азык-төлек тә куркыныч тудыра.

Табиб искәртүенчә, Россия һәм Европа илләрендә хантавирус еш кына бөер синдромы белән бизгәк китереп чыгара. Авыру вакытында югары температура, баш авырту, күңел болгану һәм бөер эшчәнлеге бозылу күзәтелергә мөмкин.

Белгечләр йортларны, базларны һәм бакча корылмаларын җыештырганда саклык чараларын үтәргә киңәш итә: битлек һәм перчатка кулланырга, тузан күтәрмәскә һәм азык-төлекне ябык савытларда сакларга кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading