16+

Грипп сезоны якынлаша: Онищенко россиялеләрне прививка ясатырга чакырды

Россиядә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыручылар саны бер атнада 34 процентка диярлек арткан. Академик Геннадий Онищенко халыкны гриппка каршы вакцина ясатырга чакырды.

Россиядә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыручылар саны бер атнада 34 процентка диярлек арткан. Академик Геннадий Онищенко халыкны гриппка каршы вакцина ясатырга чакырды.

Көз җитү белән сезонлы авырулар да «уяна». Россиядә соңгы атнада ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыру очраклары сизелерлек арткан. Әмма белгечләр вәзгыятьне әлегә контрольдә дип бәяли.

Бер атнада — 734 мең очрак

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, сентябрьнең 38нче атнасында Россиядә ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән авыруның 734 мең очрагы теркәлгән. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 34 процентка диярлек күбрәк.

Шул ук вакытта гомуми авыру дәрәҗәсе 10 мең кешегә 64,2 очрак тәшкил иткән. Бу уртача күрсәткечтән 22 процентка түбәнрәк, ә күпьеллык уртача эпидемиологик бусага артмаган.

«Тынычланырга ярамый»

Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко авырулар саны артуга карамастан, хәзерге вәзгыятьне тыныч һәм фаразлана торган дип атады.

Шул ук вакытта ул халыкны гриппка каршы вакцинацияләнергә чакырды.

«Бу без сезнең белән тынычланырга тиеш дигән сүз түгел. Турыдан-туры барысына да прививкага барырга кирәк», — диде Геннадий Онищенко РИА Новости белән әңгәмәсендә.

Академик сүзләренчә, авыручылар саны артса да, хәзерге вакытта күпьеллык уртача күрсәткечләрдән узу күзәтелми.

Белгечләр грипп сезоны башланганчы вакцинация турында алдан кайгыртуның мөһимлеген искәртә.

грипп фото татар информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading