16+

Һәр эш бирүченең фундаменталь бурычы

Хезмәткәр турында кайгырту-эш бирүченең турыдан-туры бурычы!

Хезмәткәр турында кайгырту-эш бирүченең турыдан-туры бурычы!

Заманча җитештерү шартларында имин һәм сәламәт хезмәт шартларын тәэмин итү- кәгазьдә язылып калмыйча, һәр эш бирүченең фундаменталь бурычы булырга тиеш. 

Эш бирүченең төп бурычы-хезмәткәрләрнең эш урыны мөмкин кадәр имин булырлык шартлар тудыру. Моңа техник һәм оештыру дәрәҗәсен комплекслы бәяләү, шулай ук хезмәткәрләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин булган җитештерү мохитенең һәм хезмәт процессының барлык факторларын җентекләп анализлау юлы белән ирешелә.

Иминлекне тәэмин итү барлык иминлек кагыйдәләре: бу биналарны, корылмаларны, җиһазларны эксплуатацияләүгә, технологик процессларны гамәлгә ашыруга, шулай ук инструментларны, чималны һәм материалларны куркынычсыз куллануга кагыла.

Хезмәтне саклау белән идарә итү системасы барлыкка килүе һәм нәтиҗәле эшләве – иминлек тәэмин итүгә системалы якын килүнең нигезе.
Нормаларга туры килү: һәр эш урыны хезмәтне саклауның гамәлдәге дәүләт норматив таләпләренә туры килергә тиеш.

Рискларга якын килү: эш бирүче даими рәвештә куркыныч моментларны һәм һөнәри куркынычларны ачыкларга, анализларга һәм бәяләргә, шулай ук аларны киметү һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча чаралар эшләргә һәм гамәлгә ашырырга тиеш. Яңа объектларны яисә эш урыннарын файдалануга тапшыру алдыннан куркынычларны бәяләүгә аерым игътибар бирелә.

Хезмәт һәм ял режимын үтәү: хезмәт законнары тайпылышсыз үтәлергә тиеш, хезмәткәрләргә тиешле ял тәэмин итәргә тиеш.
Индивидуаль саклану чаралары (СИЗ): эш бирүче үз акчалары исәбенә зарарлы, куркыныч хезмәт шартлары булган яки махсус температура шартларында эшләүче хезмәткәрләргә тиешле саклану һәм юу чаралары сатып алырга һәм бирергә тиеш.

Укыту һәм инструктаж: иң мөһим өлеше – хезмәткәрләрне имин хезмәт ысулларына, беренче ярдәм күрсәтүгә, саклану чараларын дөрес куллануга өйрәтү. Даими инструктажлар, стажировкалар һәм белемнәрне тикшерү мәҗбүри.
Законнар нигезендә хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү хезмәт шартларын бәяләүдә нигез ташы булып тора.

Медицина тикшерүләре: мәҗбүри алдан һәм вакытлыча медицина тикшерүләрен, шулай ук башка мәҗбүри медицина тикшерүләрен оештыру һәм үткәрү, хезмәткәрләрнең эш урынын һәм уртача хезмәт хакын узган вакытта саклап калу.
Вакыйгаларны тикшерү һәм исәпкә алу: производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны җентекләп тикшерү һәм исәпкә алу, шулай ук микротравмаларның сәбәпләрен анализлау.

Социаль иминиятләштерү: эшчеләрне производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминләштерү.
Хезмәткәрләргә мәгълүмат бирү: хезмәткәрләр үз эш урыннарындагы хезмәт шартлары, гамәлдәге һөнәри куркынычлар һәм яклау чаралары турында тулысынча хәбәрдар булырга тиеш.

Локаль норматив актлар: хезмәтне саклау буенча эчке документларны эшләү һәм раслау.
Инвалидлар өчен аерым шартлар: инвалидны эшкә алганда яки хезмәткәрне инвалид дип таныган очракта, эш бирүче аның өчен индивидуаль реабилитация программасы нигезендә җитештерү һәм санитар-көнкүреш шартларын да кертеп, тиешле хезмәт шартлары тудырырга тиеш.

Әлеге таләпләрне үтәү-предприятие эшчәнлегенең законлылыгына гына түгел, ә иң мөһиме, һәр хезмәткәрнең сәламәтлегенә һәм иминлегенә дә нигез булып тора. Татарстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе барлык эш бирүчеләрне хезмәтне саклау мәсьәләләренә җаваплы карарга чакыра.

Татарстан Республикасында

Дәүләт хезмәт инспекциясе

җитәкчесе Сергей Шашуров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading