16+

Ялларга нинди һава торышы көтелә?

Татарстанда температура нормадан 1-2 градуска югары булыр дип фаразлана.

Татарстанда температура нормадан 1-2 градуска югары булыр дип фаразлана.

14 сентябрьгә кадәр Татарстанда температура нормадан 1-2 градуска югары булыр дип фаразлана. Бу хакта “Татар-информ”га “МЕТЕО” фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән. «Эш атнасы ахырына кадәр тулаем республика буенча температура +16-+21, ә Казанда +17-+19 градус тирәсендә тирбәлә", – дигән агентлык әңгәмәдәше. 

Ял көннәрендә Татарстанда, Казанны да кертеп, һава 20 градуска кадәр җылыначак. «Җил, нигездә, алмашынучан юнәлешләрдә: чәршәмбе көнне – төньяк-көнбатыштан, пәнҗешәмбе – төньяк-көнчыгыштан, җомга – көнчыгыштан, ә шимбә һәм якшәмбе – төньяк-көнчыгыштан. Аның тизлеге секундына 3-6 метрга, ял көннәрендә 11 метрга җитәчәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, уңайлы һава шартлары көтелә», – дигән Ильин. Ул билгеләп үткәнчә, пәнҗешәмбе көнне республикада бераз яңгыр яварга мөмкин, әмма Казанда явым-төшем булмаячак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading