16+

Яман шешне дәвалау өчен ике яңа препарат булдырылган

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы яман шешне дәвалауда ике яңа вакцинаны кулланырга рөхсәт иткән.

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы яман шешне дәвалауда ике яңа вакцинаны кулланырга рөхсәт иткән.

Аларның берсе - меланоманы дәвалау препараты, икенчесе яман шешләрне дәвалау өчен пептид вакцина. 

Меланоманы дәвалау өчен мРНК-вакцина Гамалея үзәге һәм Блохин исемендәге онкология үзәге тарафыннан уртак көч белән эшләнгән.

«Бүген министрлык ике яңа биотехнологик препаратны клиник практикада файдалану рөхсәтен бирде. Алар — яман шешкә каршы яңа буын препаратлар: мРНК нигезендә ясалган дәвалау вакцинасы һәм пептид вакцина», — ди Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Ул шулай ук бу препаратларны башта киң масштабта кулланмаячакларын әйтте: «Бу — могҗиза түгел, ә без эшләп чыккан дәвалау ысулларының берсе генә».

Яңа технология пациенттагы шешнең генетик материалын өйрәнүгә нигезләнә. Биоинформатика ярдәмендә белгечләр рак күзәнәкләренең үзенчәлекле билгеләрен таба. Шул билгеләр буенча һәр пациент өчен аерым пептидлар ясала. Бу пептидлар организмга кертелгәч, иммун система рак күзәнәкләрен танырга һәм юк итәргә өйрәнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading