16+

Яңа елга кадәр хезмәт хакын ничек арттырырга? Белгечләр киңәш бирә

Яңа ел алдыннан хезмәт хакын арттыру турында уйлыйсызмы? Алайса, җитәкче белән сөйләшүне кичектермәгез.

Яңа ел алдыннан хезмәт хакын арттыру турында уйлыйсызмы? Алайса, җитәкче белән сөйләшүне кичектермәгез.

Белгечләр фикеренчә, моның өчен иң кулай вакыт –  компаниянең киләсе елга бюджеты расланганчы. Бу хакта бизнес-стратег Яна Каграманян «Известия» басмасына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, хезмәт хакын арттыруны сорау гына җитми, моңа алдан әзерләнергә дә кирәк. Иң элек компаниянең киләсе елга бюджетын кайчан раслаячагын, хезмәт хакына үзгәрешләр кертү өчен кем белән килештерергә кирәклеген ачыклау мөһим. Бюджет расланганнан соң мондый мәсьәләне хәл итү катлаулырак булырга мөмкин.

Җитәкче белән сөйләшкәндә: «Хезмәт хакымны яңадан карау һәм аны 2027 ел бюджеты кысаларында арттыру мөмкинлеге турында сөйләшергә телим», –  дип мөрәҗәгать итәргә була.

«Күп эшлим» дип әйтү генә җитми

Белгеч фикеренчә, хезмәт хакын арттыруны сораганда иң көчле дәлил –  эшнең компаниягә китергән файдасы. Шуңа күрә җитәкче белән очрашуга конкрет нәтиҗәләрне барлап килергә кирәк.

Мәсәлән, сезнең эш нәтиҗәсендә компаниянең табышы артканмы, чыгымнар кимегәнме, яңа клиентлар җәлеп ителгәнме? Эш процесслары тизләнгәнме, хаталар саны азайганмы? Боларның барысы да хезмәт хакын күтәрү турында сөйләшкәндә ярдәм итә ала.

Хезмәткәрнең җаваплылыгы артуы да мөһим дәлил булып санала. Әйтик, элек башкарган вазифаларыгызга өстәп, яңа юнәлешне алып барасыз, катлаулырак эшләр башкарасыз икән, моның хезмәт хакында да чагылыш табарга тиешлеген җитәкчегә аңлатырга мөмкин.

  • Шул ук вакытта үз казанышларыгызны күрсәткәндә команданың уртак нәтиҗәләрен үзегезгә генә бәйләп күрсәтү дөрес түгел, дип кисәтә эксперт.

рабоат. фото ти

Баш тартсалар, нишләргә?

Әгәр җитәкче хәзер хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге юк дип җавап бирсә, сөйләшүне шуның белән тәмамларга ашыкмагыз. Иң мөһиме – әлеге мәсьәләгә кайчан әйләнеп кайтачакларны һәм хезмәт хакын күтәрү өчен нинди нәтиҗәләргә ирешергә кирәклеген ачыклау.

Мәсәлән, хезмәт хакын этаплап арттыру яки билгеле бер күрсәткечләргә ирешкән өчен өстәмә премия түләү турында килешергә мөмкин.

Базардагы хезмәт хакларын да өйрәнү артык булмас. Әмма башка компанияләрдә күбрәк түләүләрен генә мисал итеп китерү җитми. Чагыштырыла торган вазифаларның, эш күләменең һәм җаваплылык дәрәҗәсенең охшаш булуы мөһим.

Мәскәү дәүләт юридик университеты профессоры Ирина Шестерякова искәрткәнчә, хезмәткәр хезмәт хакын арттыруны сорап җитәкчелеккә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала. Закон мондый мөрәҗәгатьләр санын чикләми. Эш күләменең артуы, вазифаларның катлаулануы яки квалификация күтәрелүе моның өчен нигез була ала.

Кыскасы, Яңа елга кадәр хезмәт хакыгызны арттырырга телисез икән, җитәкче белән сөйләшүне соңгы көнгә калдырмагыз. Үзегез башкарган эшне, ирешкән нәтиҗәләрне һәм компаниягә китергән файдагызны күрсәтергә әзер булыгыз. Чөнки хезмәт хакын арттыруны сораганда коры үтенечтән бигрәк, конкрет дәлилләр ышандыра.

работа. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading