16+

Казанның Коры Елга бистәсендә чүп таулары үсә: яңа контейнерлар да хәлне үзгәртмәгән

Капка төбеңдә чәчәкләр үсәме, әллә чүп үләннәре күккә ашамы?

Казанның Коры Елга бистәсендә чүп таулары үсә: яңа контейнерлар да хәлне үзгәртмәгән

Капка төбеңдә чәчәкләр үсәме, әллә чүп үләннәре күккә ашамы?

Өй тирәсендәге тәртип хуҗаның үзенә генә түгел, бөтен урамның йөзенә тәэсир итә.

Казанның Авиатөзелеш районындагы Коры Елга бистәсеннән узганда, әнә шундый уйлар туа. Берәүләр йорт-җирен гөлбакчага әйләндерсә, икенчеләр капка төбен чүп үләннәре басканын күрми дә бугай. Ә бистәдәге чүплекләр исә аерым сөйләшүгә лаек.

Дачага барганда, юлыбыз еш кына Коры Елга бистәсе аша үтә. Биредә халык, нигездә, шәхси йортларда яши, күпләр тавык-чебеш асрый, бакча үстерә. Урамнарга күз салсаң, хуҗалыкның нинди кулларда булуын шунда ук чамаларга мөмкин. Кайбер йортларның капка төпләре, нәни бакчалары шау чәчәккә күмелгән. Ә икенчеләренең койма буенда кеше биеклеге шайтан таягы, алабута, кычыткан үсә.

Мондый күренеш матурлыкны гына бозмый, куркыныч та тудыра. Яңгырсыз көннәрдә кипкән үләнгә очраклы гына бер утлы тәмәке төпчеге төшсә дә, янгын чыгарга мөмкин. Үзеңнең чабарга вакытың яки мөмкинлегең юк икән, бу эшне башка кешегә йөкләргә була бит. Иң мөһиме — йорт тирәсен караусыз калдырмаска.

Авылларда шәхси хуҗалыклар тирәсендәге тәртипне, урамнарның чисталыгын җирле үзидарә органнары күзәтеп тора. Ә Коры Елга бистәсендә бу эш ничек оештырылган? Биредә яшәүчеләр арасыннан сайланган актив кешеләр, халык белән эшләүче җаваплы затлар юкмы икән? Әллә чисталык һәркемнең үз намусына гына тапшырылганмы?

Чүпне кем ташый, ә кем яңадан өеп куя?

Бистәдәге иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - чүплекләр. Бакчага барып җиткәнче, өч чүп җыю урыны яныннан узарга туры килә. 60 нчы мәктәп янындагы мәйданчыкка яңа контейнерлар китереп урнаштырганнар. Әмма бу гына хәлне үзгәртмәгән: контейнерларга салырга тиешле калдыкларның шактые, элеккечә үк, юл буена өелеп ята.

Монда ни генә юк! Ватык савыт-саба, көнкүреш химиясе савытлары, иске җиһазлар, автомобиль көпчәкләре, ремонттан соң калган ишекләр, идән такталары, тәрәзә рамнары... Көз җиткәч, киселгән агач ботаклары, коелган яфраклар, бәрәңге һәм яшелчә сабаклары да өстәлгән. Чүп өемнәре кайчак тау кадәр булып күтәрелә.

мусор. фото ти

Әйе, коммуналь хезмәтләр бу урыннарны атна саен җыештыра, калдыкларны төяп алып китә. Әмма бераз вакыт узуга, чүп өемнәре яңадан барлыкка килә. Яңа контейнерлар куелган, чистарту эшләре алып барыла, ә кайберәүләр элекке гадәтен үзгәртергә ашыкмый.

Шәхси хуҗалыклардан чыккан һәр төр калдыкны уртак чүп мәйданчыгына китереп ташлау дөресме? Өстәвенә, чүпне аерым җыю, кабат эшкәртү мөмкинлекләре турында да онытырга ярамый. Калдыкларны тәртип белән урнаштыру коммуналь хезмәтләрнең эшен дә җиңеләйтер иде.

мусор. фото ти

Бакча калдыкларыннан да файда алып була

Бакчада җыелган һәр нәрсәне чүплеккә чыгарып ташларга кирәкми. Күп кенә калдыкны хуҗалыкта файдаланырга мөмкин. Әйтик, иске ишекләрдән, такталардан компост тартмалары ясарга, теплицадагы һәм ачык түтәлләрдәге туфракны тотып тору өчен кулланырга була.

Киселгән ботакларны, чүп үләннәрен, коелган яфракларны компостка җыярга мөмкин. Вакыт узу белән алар үсемлекләр өчен файдалы табигый ашламага әверелә. Бакчада махсус чокыр яки компост урыны булса, яшелчә сабакларын да шунда урнаштырырга була.

Ә кайбер агач ботакларының башка файдасы да бар: алмагач, чия, слива ботаклары шашлык пешерү, ит һәм балык ыслау өчен яраклы. Иске металл савыт-саба, төпсез чиләк, сынык көрәкләрне дә юл читенә чыгарып ташлау урынына металл калдыкларын кабул итү пунктларына тапшырырга мөмкин.

Иң мөһиме - һәр калдыкның үз урыны булуын аңлау. Төзелеш калдыклары, иске автомобиль көпчәкләре һәм эре көнкүреш әйберләре гадәти көнкүреш чүп контейнерларына ташлау өчен билгеләнмәгән. Аларны махсус кабул итү тәртибе белән чыгару кирәк.

мусор. фото ти

Чисталык – уртак җаваплылык

Коры Елга бистәсендә 60 нчы мәктәп янында чүп өемнәрен күреп, тагын бер нәрсә турында уйланасың: бу юлдан көн саен йөзләгән бала уза. Алар өчен чүпкә күмелгән урамнар гадәти күренешкә әйләнмәсме? Өлкәннәрнең үз йортлары тирәсендәге тәртипкә мөнәсәбәте яшь буынга да үрнәк бит.

Чисталык өчен коммуналь хезмәтләр генә түгел, һәр йорт хуҗасы да җаваплы. Чүпне тиешле урынга салу, йорт тирәсен карап тору, бакча калдыкларын файдалану –  болар әллә ни зур чыгым да, авыр хезмәт тә таләп итми. Иң мөһиме –  теләк һәм җаваплылык.

Коры Елга бистәсендә яшәүчеләр дә үз урамнарының чиста, матур булуын телидер. Моның өчен һәркем үз капка төбеннән башласа иде. Чөнки бистәнең йөзе аның урамнарыннан, ә урамның матурлыгы һәр йорт хуҗасының мөнәсәбәтеннән башлана.

Хәмидә Гарипова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading