Укытучы һөнәренә тугрылык, туган телгә мәхәббәт һәм саекмас энергия – Татарстанның атказанган укытучысы Рәмзия Муллахмәтованың тормыш девизы әнә шундый.
«Сабыйларның күңелләре – ак кәгазь» «Хезмәт урыны кешене бизәми, ә кеше хезмәт урынын бизи», – дигән акыллы сүзләрне ишеткән саен, күз алдыма сөйкемле елмаеп торган Рәмзия ханым Муллахмәтова килеп баса. Җитмеш биш яшен тутырса да, тормышны, балаларны, хезмәтен яратуы һич кимемәгән ветеран укытучы ул.
Гадәттә, андый кешеләр һөнәрләрен дөрес сайлаган була. Үткәннәргә үкенеп яшәми, эшләгән эшләренә дә үкенми алар. Андыйлар янында башкаларга да рәхәт.
Укытучы булу – балачак хыялы «Кем булырга?» дигән сорауга озак баш ватмый 17 яшьлек кыз. Арча районының Яңа Кенәр мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлаган Рәмзиянең нәселендә укытучылар күп була. Алар арасында үрнәк алырлык кешеләр дә шактый. Шуңа күрә ул да апалары кебек балаларга белем бирергә хыяллана.
Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, туган мәктәбенә кайта һәм төгәл фәннәр укыта башлый.
Аннары язмыш аны Яшел Үзән районының Осиново бистәсенә китерә. Анда рус мәктәбендә эшли башлый. Әмма татар авылында үскән, милли җанлы Рәмзия Кәрим кызына бу эш бик үк күңеленә ятып бетми. Чөнки яраткан эшеңне күңел биреп башкармасаң, ул шатлык түгел, җан газабына әйләнергә мөмкин.
Рус телен начар беләм, балаларга тиешле белем бирә алмыймдыр дип борчылып үткәргән дәресләрен бүген ул авыр төш кебек кенә искә ала.
Заманалар үзгәреп, Осиновода татар гимназиясе ачарга рөхсәт бирелгәч, Рәмзия ханым ике дә уйламыйча шунда күчә. Кабат укырга кереп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Тукай телен укыта башлагач, үзен судагы балык кебек хис итә.
Гимназия милли юнәлештә гөрләп эшли башлый. «Татар теле нигә кирәк?» дип сораган әти-әниләрнең дә фикере үзгәрә, балаларын бирегә китерәләр. Сигез сыйныф туплана. Гимназия ишекләре танылган язучылар, журналистлар, галимнәр өчен дә һәрчак ачык була. Балалар күренекле шәхесләр белән аралашып, алардан үрнәк алып үсә. Милли уку йортының даны еракларга тарала.
Рәмзия ханым белән без дә нәкъ шул елларда танышкан идек. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы белән берлектә Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Барлык йолаларын, шартларын үтәп, сөлгеләр җыеп, гомерлек истәлек калдырырлык итеп оештырдык.
«Һәр мәктәптә, һәр гимназиядә милләт өчен янып торучы шундый мөгаллим булсын иде!» – дигән теләк белән кайттык без ул көнне.
Туган телеңне ярат, аны өйрән дип әйтү генә балаларда кызыксыну уятмый шул. Милли йолаларыбызга, гореф-гадәтләребезгә сокланып үскәндә генә күңелдә милли горурлык хисе тәрбияләргә мөмкин. Ә моны балачактан ук сеңдерергә, киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк. Тәҗрибәле мөгаллимә бу хакыйкатьне яхшы белә һәм беркайчан да онытмый.
Бер мәктәптән икенчесенә – туган телне саклап Еллар беркемне дә аямый. Алар кешене яраткан эшеннән дә аерырга мөмкин. Лаеклы ялга китәр вакыты җиткәч, Рәмзия ханымга да гимназия белән күз яшьләре аша саубуллашырга туры килә. Яшьләргә дә урын кирәк бит.
Ләкин ул педагоглык эшеннән китми. Казанның Киров районындагы 137нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Рус мәктәбенә дә татар рухы алып керү өчен вакытын да, көчен дә кызганмый. Бер укучылары татар телен дәүләт теле буларак өйрәнсә, икенчеләре өчен ул – туган тел.
Башта вакытлыча гына эшләрмен дип уйласа да, бу мәктәптә 12 ел хезмәт куя. Биредә дә язучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар еш үткәрелә. Мин дә бер очрашуга бардым. Рус мәктәбе булуына карамастан, балаларның татар теле белән кызыксынуларын, аны өйрәнергә тырышуларын күреп сөендем.
Рәмзия апа укучыларын төрле конкурсларга, олимпиадаларга әзерли. Аларның уңышларына бергәләп сөенәләр.
Тик тагын китәр вакыт җитә. Рәмзия апа бу мәктәп белән дә күз яшьләре аша саубуллаша.
«Сабыйларның күңелләре – ак кәгазь» Рәмзия апаның бер сыйфатын яхшы беләм: ул вакытын бушка уздырмый. Һәр көнен файдалы эш белән үткәрергә тырыша. Бакчасында күршеләрдән алда кыяр-помидор өлгерә, гөлләре шаулап үсә.
Дин юлы да аңа чит түгел. Мәчеткә йөреп, Коръән укырга өйрәнгән. Быел изге җирләргә – Мәккә белән Мәдинәгә барып, өмрә кылу бәхетенә дә ирешкән. Бу сәфәрнең тәэсирләре белән уртаклашып туя алмый.
Ике кызы да, оныклары да туган телне үз итә. Мөгаллимә өчен моннан да зуррак шатлык бармы икән?! Күптән түгел оныгының туенда да туган телнең кешене бәхетле итә алуы турында кунакларга хисләнеп сөйләгән.
Узган уку елының яз башында Рәмзия ханымны кабат гимназиягә чакырдылар. Ул шатлыгын минем белән дә уртаклашмый кала алмады. Икенче сыйныф укучыларына әдәп-әхлак дәресләре укыта башлаган.
«Алар шундый матурлар, тәртиплеләр! Бер килеп күреп китәрсең әле үзләрен», – дип, алдан ук чакырып куйды.
Мин дә бардым. Рәмзия Кәрим кызының педагогик хезмәте дәвамында оештырган очрашуларына килгән 49нчы кунак булдым. Бу юлы да бик матур әдәбият-сәнгать бәйрәме әзерләгән иде.
Очрашудан соң балалар Казан урамнарында мине танып, үзләре килеп исәнләшә башлады. Димәк, күңелләрендә калганмын!
«Сабыйларның барысы да сокланырлык. Аларның күңелләре бит ак кәгазь кебек. Шул кәгазьне каралтмаска, аңа матур нәрсәләр генә язарга иде», – диде шунда тәҗрибәле мөгаллимә.
Әти-әниләр дә балаларының шундый фикерле остазлары булуына сөенеп туя алмый.
Кызганыч, быелгы уку елын Рәмзия ханым мәктәптә каршыламады. Аңа тагын яраткан эшеннән китәргә туры килгән. Ә бит аның балаларга бирер белеме дә, мәхәббәте дә әле күпме! Иң мөһиме – эшләргә теләге, көч-куәте бар.
Рәмзия апага карап, аның саекмас энергиясенә сокланып, бер фикергә килдем: мондый тәҗрибәле укытучылар өчен мәктәпләрдә киңәшче-остаз вазифасы булдырырга кирәктер. Яшь мөгаллимнәр өчен дә менә дигән ярдәм булыр иде ул.
Мәктәпкә яңа килгән укытучылар беренче авырлыклар белән очрашкан саен һөнәрләрен ташлап китү турында уйламаслар иде бәлки. Бүген илебез мәктәпләрендә укытучылар җитмәү турында еш сөйлибез. Димәк, тәҗрибәле педагогларның белемен һәм осталыгын яшь буынга тапшыру аеруча мөһим.
Рәмзия Кәрим кызының хезмәте югары бәяләнгән: ул – Татарстанның атказанган укытучысы, Россия мәгарифе отличнигы. Үзе генә түгел, укучылары арасында да мактаулы исемнәргә лаек булганнары шактый.
Туган телнең киләчәгенә өмет белән Рәмзия ханымның бүген дә зур хыялы бар. Ул Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Готыф улы белән очрашып, татар телен укытудагы күпьеллык тәҗрибәсе белән уртаклашырга тели. Әлегә очрашырга җай чыкмаган. Шулай да өметен өзми.
Туган телебезнең беркөнне яңадан гөрләп чәчәк атуына ышана. Үзе белем биргән балаларның туган телләрен үз балаларына да тапшыруларын күрү бу өметен тагын да ныгыта. Еллар буе башкарган хезмәтеңнең иң зур бүләге шул түгелмени?!
Рәмзия ханымны сезнең күбегез телевизордан да күргәндер. Ул ТНВ каналында еш кунак була. «Җәвит-Кәмит» тапшыруында катнаша, «Җырлыйк әле!»дә үзенең сәләтен күрсәтә. Үз укучыларын да телевизион тапшыруларга алып килә, аларның талантларын ачарга ярдәм итә.
Әгәр дә Рәмзия апа кабат мәктәпкә, үзе яраткан балалар янына кайтса, иманым камил, каләмдәшләремнең берсе янга килеп: «Ә мин аның иллененче кунагы булдым!» – дип сөенеп сөйләр.
Чөнки Рәмзия Муллахмәтова кебек укытучыларның урыны мәктәптә генә түгел, балалар күңелендә дә. Аларның хезмәте еллар белән үлчәнми.
Яшел Үзән районы, Осиново авылы.
Фото: гаилә архивыннан.
Комментарийлар