16+

Татарстанлылар Леонидлар йолдызлар явуын күзәтә алачак

17 ноябрьдән 18 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда яшәүчеләрне аерым бер күк күренеше – Леонидлар метеор агымы көтә.

17 ноябрьдән 18 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда яшәүчеләрне аерым бер күк күренеше – Леонидлар метеор агымы көтә.

Аяз һава торышы булганда, шәһәр утларыннан ерак урыннарда «атылучы йолдызларны» күрергә мөмкин булачак.

Леонидлар метеор агымының иң югары ноктасы 18 ноябрьгә каршы төндә көтелә. Халыкара метеор оешмасы мәгълүматларына караганда, идеаль шартларда сәгатенә якынча 15 метеор күрергә мөмкин. Чынлыкта аларның саны һава торышына, күкнең караңгылыгына һәм күзәтү урынына бәйле.

  • Бу күренеш Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да күзәтеләчәк. Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләргә исә шәһәр читенә чыгып карау яхшырак.

Леонидлар –  55P/Темпель –  Туттль кометасы калдырган тузан кисәкчекләре. Җир шул кисәкчекләр аша узганда, алар атмосферага зур тизлек белән кереп яна һәм күктә якты эзләр калдыра. Метеорларның очып чыккан урыны Арыслан йолдызлыгына туры килгәнгә, агым Леонидлар дип атала.

Кайчан һәм ничек күзәтергә?

Иң кулай вакыт –  17 ноябрьдән 18 ноябрьгә каршы төн, аеруча төн уртасыннан таң атканчы. Күзәтү өчен Казаннан һәм башка торак пунктлардан ераграк, ясалма яктырту булмаган ачык урын сайларга кирәк.

  • Метеорларны күрү өчен телескоп та, бинокль дә кирәкми – аларны гади күз белән күзәтергә мөмкин. Күзләр караңгылыкка ияләшсен өчен, 20–30 минут чамасы вакыт бирү киңәш ителә.

Шулай итеп, Татарстанда яшәүчеләргә дә бу төндә күккә күз салырга мөмкинлек булачак. Иң мөһиме, аяз һава торышы һәм шәһәр утларыннан ерак урын табу.

звезды. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading