16+

Яшь көрәшчеләрне көрәш буенча ачык дәрескә чакыралар

Дәресләрне Илмир Төхвәтуллин үзе уздыра.

Дәресләрне Илмир Төхвәтуллин үзе уздыра.

Якшәмбе көнне, 10 августта, Кабан күле яр буенда балалар өчен көрәш буенча ачык дәрес узачак. Яшь казанлыларны борынгы спорт төре белән таныштырачаклар һәм көрәш нигезләренә өйрәтәчәкләр.

Милли көрәш буенча ярышларны Татарстан, Россия чемпионы һәм көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Илмир Төхвәтуллин үткәрәчәк. Ул катнашучыларга көрәш тарихын сөйләр һәм төп алымнарга өйрәтер дип көтелә.

7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша алачак, сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Җанатарлар өчен керү ирекле. Башлана – 14:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading