16+

Әсән-Елга мәчетендә тавык асралса да, халык бинаны сүттермәгән

Татарстанда тарихи һәйкәлләрнең берсе булган борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре бара.

Әсән-Елга мәчетендә тавык асралса да, халык бинаны сүттермәгән

Татарстанда тарихи һәйкәлләрнең берсе булган борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре бара.

Әлеге мәчет Кукмара районының Әсән-Елга авылында урнашкан. Ул 1742 елда агачтан төзелгән булган, төбәк әһәмиятендәге уникаль һәйкәл булып исәпләнә. 

Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә иң борынгы агач мәчетләрнең берсе булган әлеге бинаны торгызу эше агымдагы елның маенда башланган. Тарихи агач бураны сүтеп, зарарланган өлешләрен җентекләп тикшерү һәм алыштыру өчен аны Лаеш районының Сокура авылында урнашкан сәнәгать мәйданчыгына алып киткәннәр. Нәтиҗәдә, төзекләндерүчеләр бинаның 80 процент тузган булуын ачыклый.

Сәнәгать мәйданчыгында сакланып калган бүрәнәләрне яңартканнар, бик нык искергәннәрен алмаштырганнар. Бураны яңарту эшләре барганда, Әсән-Елга авылында реставраторлар нигезен торгызганнар. Бу этаплар тәмамланганнан соң мәчет бурасын яңадан сүтеп, тарихи урынына кайтарачаклар. 

— Әсән-Елга авылы мәчете XVIII гасырның уникаль һәйкәле, — ди Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин. — Мәчетнең архитектур яктан уникаль булуына да игътибар итәргә кирәк. Бу мәчеттә җир асты өлеше (цоколь) һәм ике аерым баганада ике яклы түбә астында верандасы бар.

Алга таба мондый корылмаларда андый урыннар юк. Төзелеше дә ул заманның проектларыннан аерыла: бура бүрәнәләр ярдәмендә өч бүлемгә бүленгән, яртысын зур гыйбадәт залы алып тора. Сигез кырлы өч яруслы манара аеруча игътибарга лаек. 

Бу мәчет күп гасырлар дәвамында халыкка хезмәт иткән бина буларак та үзенчәлекле. Заманалар шаукымы нигезендә бинаны берничә тапкыр сүтәргә дә талпынганнар, тик авыл халкы моңа юл куймаган. Мәчет бинасын амбар, соңрак кошчылык фермасы итеп тә файдаланганнар. Шулай булса да аны сүттермәгәннәр. 

фото: пресс-служба Комитета РТ по охране ОКН

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading