16+

Казанда «Конструктив» Идел буе форумы була

Яшьләрнең тормыш юлының дөреслегенә ата-аналар белән беррәттән җәмәгатьчелек тә җаваплы.

Казанда «Конструктив» Идел буе форумы була

Яшьләрнең тормыш юлының дөреслегенә ата-аналар белән беррәттән җәмәгатьчелек тә җаваплы.

Казанда 11–14 октябрьдә «Конструктив» Идел буе форумы үткәрелә. Әлеге чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында оештырыла.

Прессуха. фото Бадриев

Россия төбәкләрен колачлыйбыз

— Республикада «Конструктив» форумын 2019 елдан башлап уздыра башладык. Яшь кешеләрдә һәм белгечләрдә тормышка карата күзаллауны үстерү, төрле коткыларга бирешмәү, террорчылыкка тартылмау, мәгълүмат иминлеге мәсьәләләре көн тәртибенә куелды. Форум 2025 елда Идел буе форумы дәрәҗәсендә узды һәм 14 төбәкне берләштерде.

Быелгы җыелышны инде Бөтенроссия күләмендәге дип тә әйтергә мөмкин. Яшьләр илебезнең 47 төбәгеннән киләчәк. Катнашу теләген белдереп, 4 мең мөрәҗәгать керде, — диде Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Прессуха. фото Бадриев

Террорчылык язмышларны җимерә

— Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның "Террорчылыкка каршы тору чаралары турында«гы Указы нигезендә эшчәнлек алып барабыз. Мәктәпләрдә, шулай ук ата-аналар арасында аңлату эшләре алып барыла. Балаларны террорчылык гамәлләреннән саклауга ата-аналар һәм җәмәгатьчелек җаваплы карасын иде, — диде Татарстан Республикасының террорчылыкка каршы тору комиссиясе аппараты җитәкчесе Илдус Гәрәев.

Прессуха. фото Бадриев

— Кайбер үсмерләр телефоннан бирелгән әмерләргә буйсынып, стратегик корылмаларны фотога төшереп, дошманнар адресына җибәрә. Мондый гамәлләр Ватанга хыянәт булып санала. Үсмерләр андый әмерләрне үтәмәсен, төрмәгә ябылып, язмышларын җимермәсен, — дип өстәде Софья Галиева-Мостафина.

Хыял канаты — 1 миллион сум

— Ел саен «Росмолодёжь. Гранты» конкурслары оештырыла. 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге кешеләр үзләренең социаль эчтәлекле проектларын тәкъдим итә ала. Авыл яшьләре дә катнашсын. Социаль эчтәлекле проектыгыз конкурста җиңү яуласа, аны гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр грант бирелә, — диде «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Алена Бакирова.

Прессуха. фото Бадриев

Галимнәрдән гыйлем ал

«Конструктив» Идел буе форумының башкарма директоры Елизавета Гонзова таныштырганча, «Конструктив. Танып бел» тематикасында цифрлы технологияләр, интернет-мошенникларга алданмау, мәгълүмат яссылыгында иминлек турында сүз барачак. «Конструктив. Эшчәнлек» тематикасында төбәкләрдә яшьләр өлкәсендә эшләүчеләр үзара тәҗрибә уртаклашачак, экспертлар чыгыш ясаячак.

— «Конструктив. Неформат» тематикасында лекцияләр һәм фикер алышулар Казан урамнарында, театрларда, кафеларда һәм паркларда узачак. Программада квизлар, спектакльләр, экскурсияләр, иҗади очрашулар каралган, — диде Елизавета Гонзова.

Прессуха. фото Бадриев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading