Кайчак баланың яхшы якка үзгәрүе өчен күп кирәкми. Вакытында әйтелгән бер җылы сүз, мактап җибәрү, авыр чакта табылган юату сүзе яки хатасын аңлатып, дөрес юл күрсәтү дә җитә.
Казанның 182нче политехник лицеенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, иминлек һәм Ватанны яклау нигезләре укытучысы Разих Камалов өчен бу — көндәлек хезмәтнең аерылгысыз өлеше.
Аның өчен мәктәптәге һәр бала — үз холкы, үз хыялы, үз борчуы булган аерым дөнья. Көн саен диярлек аңа укучыларның төрле проблемаларын хәл итәргә, аларга дөрес киңәш бирергә, ата-аналарга балаларының күңеленә юл табуда ярдәм итәргә туры килә. Һәм монда иң мөһиме — баланы гаепләү түгел, ә аны аңларга тырышу, кирәк вакытта терәк булу, ди Разих Камалов. Аның педагогик эшчәнлегендә нәкъ менә шушы гади, әмма бик мөһим кыйммәтләр аерым урын алып тора.
Театр урынына, мәктәп «сәхнәсе» Иске Кырлай егете Разих Камалов мәктәптә укыганда, театр артисты булам, дип хыялланып йөри. Әмма әтисе улының бу теләген хупламый: «Артист тормышы — тормыш түгел», — дип кырт кисә ул.
Шулай итеп, 9нчы сыйныфтан соң Разих театр сәхнәсенә түгел, мәгърифәт дөньясына юл ала. Ул Арча педагогия көллиятенә укырга керә һәм дүртенче курста укыганда ук Арча районының Үрнәк мәктәбендә физкультура укыта башлый. Мәктәптә аны балалар да, хезмәттәшләре дә тиз үз итә. Шунда ул сайлаган һөнәрендә ялгышмавын аңлый. Армия хезмәтеннән соң Разих Камалов Арчаның 2нче мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләрен укыта башлый.
— Бу юнәлешкә очраклы гына килмәдем. Хәрби темага кызыксынуым мәктәп елларыннан ук бар иде, армиягә дә теләп барып кайттым, — дип сөйли ул.
Укытучы — өлге Тимер юл станциясе янында урнашкан белем йортында аның җилкәсенә зур җаваплылык төшә — балаларның гомерләре аның аңлату эшләренең үтемлелегенә бәйле икәнен аңлый ул. Шул чакта Разих Камалов баланы гел ачуланып, җәза биреп кенә тәрбияләп булмавын аңлый.
— Ачуланырга түгел, ә кат-кат аңлатып сөйләү, үзең үрнәк күрсәтеп эшләү мөһим. Өлге булырга кирәк. Чөнки бала өлкәннең сүзенән бигрәк, аның үз-үзен тотышын сеңдерә, — ди ул.
Мәктәптә кадет сыйныфлары да була. Укучылар белән ярышларга, төрле чараларга йөрү, аларны әзерләү — укытучының эшен тагын да кызыклы итә. Нәкъ шунда ул беренче тапкыр «Ел укытучысы» бәйгесендә катнаша һәм зональ этапта өченче урынны ала.
Начар тәртипнең сәбәбе бар Казанга күченеп, Авиатөзелеш районының 62нче мәктәбендә эшли башлагач, Разих Камалов җилкәсенә тагын да зуррак җаваплылык төшә — ул укыту эшләре буенча директор урынбасары булып билгеләнә. Әмма укучыларның өлгерешен генә түгел, ә мәктәптәге әдәп-әхлак мәсьәләләрен дә күз уңында тотарга тырыша ул. Балаларның начар тәртибенә нәрсә сәбәп булуын аңларга омтыла.
182 лицейга эшкә күчкәч, аңа икеләнүләрсез тәрбия эшләрен тапшыралар. Көн дәвамында ул укучыларны төрле вазгыятьтә үз-үзен тотарга һәм үз иленең патриотлары булырга өйрәтсә, кичләрен балалар һәм ата-аналар проблемаларын хәл итәргә тотына. Шул рәвешле эш көне кичке 8-9ларга кадәр сузылган вакытлар да сирәк түгел.
Игътибарсыз калган балалар Разих Камалов бүген иң зур проблемаларның берсе дип балаларга игътибар җитмәүне саный. Аның сүзләренчә, хәзер күп кенә гаиләләрдә әти-әни белән бала арасындагы аралашу «Өй эшеңне эшләдеңме?» — дигән сорау һәм «Әйе» дигән җавап белән генә чикләнә. Ә балага гади сөйләшү, аның яшәеше белән чын-чынлап кызыксыну җитми. Бала янына утырып хәлләрен сорашу, кочаклау, көненең ничек узуын белү, борчуларын тыңлау урынына әти-әниләр үз мәшәкатьләре белән яши.
Разих Камалов исә балаларның күңел халәтен сүзләреннән генә түгел, үз-үзләрен тотышыннан да күрергә өйрәнгән. Бүген укучылар аның янына үзләре килеп, күңелләрен тырнаган мәсьәләләре белән уртаклаша, киңәш сорый. Әти-әниләр дә көн саен кабул итүгә язылып, балалары белән югалтылган элемтәләрне яңадан кайтаруда ярдәм сорый.
Иминлек — үзәктә Разих Камалов тормыш иминлеге нигезләре дәресләрендә дә теория белән генә чикләнми. Беренче ярдәм күрсәтергә, гадәттән тыш хәлдә югалып калмаска, автомат җыю, граната ыргыту кебек күнекмәләргә, командада эшләргә, җаваплылык алырга өйрәтә.
— Бүгенге вазгыятьтә боларның барысы да аеруча зур әһәмияткә ия. Бала янгын вакытында нишләргә тиеш? БПЛА һөҗүме куркынычы булса, үзеңне ничек тотарга кирәк? Һава яки ракета куркынычы вакытында кайда барырга? Моның барысын да балага алдан аңлатырга, дөрес күнекмәләрне бирергә кирәк, — ди ул.
Укучыларын ярышларга да әзерләүдә дә зур уңышларга ирешкән Разих Камалов. Ел саен аның укучылары арасында 5-6 укучы ОБЗР олимпиадаларында Россия күләмендә җиңүче яки призер була. Бу аларга Мәскәүнең абруйлы югары уку йортларына бюджет урыннарына керергә мөмкинлекләр ача.
Укытучы өчен исә иң зур нәтиҗә — баланың киләчәктә нинди белгеч булуы гына түгел, ә нинди кеше булып формалашуы.
— Минем өчен шушы балаларның чын кеше булуы мөһим. Җәмгыятькә файда китерә алырлык, яхшылыклар кылырга омтылучы кешеләр булып үсүе — иң зур бәхет шул, — ди ул.
Комментарийлар