Бюджет чыгымнарында социаль өлкә төп өстенлекләрнең берсе булып кала. 2027 елда мәгарифкә берләштерелгән бюджеттан 216 млрд сум, республика бюджетыннан 123 млрд сум юнәлтү каралган.
div>
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, 2027 ел бюджеты дефициты 8,5 млрд сум күләмендә фаразлана. Республика җитәкчелеге салым базасын киңәйтү һәм чыгымнарны оптимальләштерү исәбенә дефицитны каплау бурычын куя.
Бюджет проекты алга таба Дәүләт Советының профильле комитетлары утырышларында җентекләп каралачак.
Комментарийлар