Котяков 2026 елда гаилә салым түләвен кем алачагы турында сөйләде.
Киләсе елда 7,3 миллион эшләүче әти-әнигә гаилә салымы түләнәчәк, дип хәбәр итте Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
"Бу максатларга 2026 елда 119 миллиард сум тирәсе акча каралган. Өстәмә ярдәм алачак гаиләләрдә 11 миллионга якын бала тәрбияләнә", — диде ул Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты утырышында.
Физик затлар керемнәренә салымны яңадан исәпләү алты процент ставкасы буенча узачак, дип өстәде министр.
Ул берничә критерийга туры килә:
Әти-әниләрнең ике һәм аннан да күбрәк балалары булса;
гаиләдә җан башына уртача керем 1,5 төбәкара яшәү минимумыннан кимрәк булса;
Бу түләүне алучының алимент буенча бурычы булмаса.
Министрлыкның матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, түләүне ел саен җибәрәчәкләр. Аңа гаризаны салым хисабын җыю чоры тәмамланганнан соң электрон рәвештә "Госуслуги" порталы аша яки шәхсән социаль Фонд бүлегендә (яки КФҮ) бирергә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар