16+

Иделдә дүрт кеше батып үлгән...

Иделдә әйләнеп капланган катердагы дүрт кеше батып үлгән.

Иделдә әйләнеп капланган катердагы дүрт кеше батып үлгән.

Яшел Үзән районында булган фаҗиганең нечкәлекләре билгеле булды. Октябрьск поселогыннан ерак түгел елгада җиде кеше утырган катер әйләнеп каплана. Өчесе судан чыга алган, дүртесе һәлак булган.
"Татар-информ"га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, фаҗига урынына килгән ЮХИДИ инспекторлары ике һәлак булган кызның гәүдәләрен тапкан. Тагын икесен эзләү дәвам итә. 
Башлангыч мәгълүматлар буенча, аларда коткару жилетлары булмаган. Моннан тыш, сыйдырышлылыгы алты пассажирга гына исәпләнгән суднога җиде кеше утырган Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, Иделгә ике катерда ун кеше чыккан. Судно йөртүчесе идарәне югалта, һәм нәтиҗәдә катер әйләнеп каплана. Барлык ашыгыч хезмәтләр урында эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading