16+

Игътибар: һава торышы начараячак

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе кисәтә.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе кисәтә.

10 гыйнварда 18 сәгатьтән 11 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр Татарстанның көнчыгыш районнарында һава торышы үзгәрәчәк. 

Төнлә һәм иртән көчле кар, төнлә һәм көндез юлларда кар көртләре барлыкка килүе, юлларда хәрәкәтнең чикләнүе, түбәләрдән кар һәм боз төшүе, электр линияләренең өзелүе ихтимал.

Автомобилегезне куркынычсыз урынга куегыз, үзегез дә начар беркетелгән конструкцияләр яныннан читкәрәк китегез. 

Түбәләрдә кар һәм бозлар җыелган урыннарны читләтеп узыгыз.

Машина йөртүчеләргә сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын җентекләп тикшерергә, ягулык багына өстәмә ягулык (запас канистрга) тутырырга һәм үзегез белән йөртергә кирәк

Шулай ук кәрәзле телефоныгызга зарядкалау җайланмасы һәм запас пауэрбанк, җылы кием, аяк киеме һәм одеяллар, алгы пыяладан кар һәм бозны чистарту өчен щетка, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ашау - эчү һәм эчү (яхшырак) барысы-термоста кайнар чәй), балта һәм пычкы, «коры ягулык» төргәге, кабызгыч, мини-мич һәм котелок алсагыз кулай.

Туганнарыгызга һичшиксез үз маршрутыгызны һәм якынча  кире кайту вакытыгызны хәбәр итегез.

Кирәк булганда «112»телефоны буенча шалтыратыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading