16+

Ике бала һәлак булган чит ил машинасы йөртүчесенә хөкем карары чыгарган

Фаҗига агымдагы елның июнь аенда М7 трассасының 767 нче чакрымында булган иде.

Фаҗига агымдагы елның июнь аенда М7 трассасының 767 нче чакрымында булган иде.

Nissan автомобилен йөрткән ир-ат шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче Iveco йөк машинасы белән бәрелешкән. 

Юл-транспорт һәлакәте аркасында җиңел автомобильдә утырган 3 яшьлек кыз урында ук һәлак булган, Nissan йөртүчесе һәм 9 яшьлек малай төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Өч тәүлектән соң малай хастаханәдә үлгән.

Суд тикшерүе вакытында чит ил машинасы йөртүчесе үз гаебен таныган.

Җәза билгеләгәндә суд кайбер детальләрне дә исәпкә алган: ир-ат элек җинаять җаваплылыгына тартылмаган, уңай характерлана, зыянны каплаган, зыян күргән яклардан гафу үтенгән, тәрбиясендә кечкенә баласы бар һәм хроник авырулардан интегә.

Суд ир-атны гаепле дип таныган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан ике елга мәхрүм итеп, өч елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Әмма суд җәзаны шартлы рәвештә өч еллык сынау срогы белән билгеләргә мөмкинлегенә дә тукталган, дип хәбәр итә «Волжская Новь» газетасы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading