16+

Индира һәм Рөстәм Нәбиевларны котлыйбыз!

11 июня 2025, 09:58
3936
0
8
Уку өчен 2 минут

Популяр блогерлар Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсендә куанычлы вакыйга. Алар өченче тапкыр әти-әни булган.

Популяр блогерлар Индира һәм Рөстәм Нәбиевләр гаиләсендә куанычлы вакыйга. Алар өченче тапкыр әти-әни булган.

Рөстәм башта үзенең телеграм-каналында тормыш иптәшенең тулгаклары башлануын хәбәр итте. «Башланды. Бәби тудыру йортына килдек. Индира һәм туачак сабыебыз өчен догада торсагыз иде», – дип язды ул.

Төнлә белән Нәбиевләрнең өченче сабыйлары дөньяга аваз салган. Рөстәм, гадәттәгечә, иң авыр вакытларында Индираның янәшәсендә булган, сабыйны да беренчеләрдән булып күргән. «Без хәзер 3 бала әти-әнисе» , – ди ул. Блогер үзенең хис-кичерешләрен дә яшереп тора алмый. Ул, хәтта, шатлыктан елап та җибәргән.

Нәбиевләр гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, бәхетле, тигез канатлы булсын!

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

2

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading