16+

Иртәгә көчле җил: Татарстанда секундына 20 метрга кадәр давыл көтелә

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә.

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 29 апрель көнне республика территориясендә көчле җил көтелә, аның тизлеге  секундына 15–20 метр, ә Казанда  секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый һава шартларында аеруча сак булырга чакыра. Белгечләр искәртүенчә, көчле җил вакытында реклама щитларын, какшаган корылмаларны урап узу мөһим. Автомобильләрне дә куркынычсыз урыннарга куярга киңәш ителә.

Урамда калсагыз, подъездга яки җир асты кичүенә кереп сыену хәерле. Ә менә тукталышлар һәм биналар диварлары янында тору куркыныч булырга мөмкин.

Аеруча балаларны караучысыз калдырмаска кирәк.

Коткаручылар искәртә: иминлек — һәркемнең шәхси җаваплылыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading