Мәктәптә 25 елдан артык эшләгән педагоглар бушлай торак алу хокукына ия булырга тиеш.
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб ТАССка шулай дип белдергән. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, укытучылар арасында торак мәсьәләсе кискен тора. Моннан тыш, Владислав Гриб билгеләп үткәнчә, бу чара һөнәрнең абруен арттырачак. Шул ук вакытта, диде ул, торак алу өчен кирәкле стаж турында "фикерләшергә була".
Элегрәк Гриб Укытучы көненә еллык түләүләрне гамәлгә кертергә, шулай ук педагоглар өчен исемнәр һәм бүләкләр исемлеген киңәйтергә чакырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар