16+

Кайбер хезмәткәрләрнең эш хакы артачак. Кайчан һәм ул кемнәргә кагылачак?

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрәчәкләр.

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакларын күтәрәчәкләр.

РФ Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен хезмәт хакы күләмен 1 октябрьдән 7,6% ка индексацияләячәк. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

- Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләре,

- федераль дәүләт органнары хезмәткәрләре,

–  хәрби частьләрнең гражданнар персоналы,

- кайбер башка категорияләрнең эш хакы артачак:

Индексация күләме 7,6% тәшкил итәчәк. Эш хакы 2025 елның 1 октябреннән артачак. Әлеге максатларга 2025 елга һәм 2026-2027 елларның план чорына федераль бюджетта 30,8 млрд сум бүлеп бирү каралган.

Хезмәт хакын индексацияләү инфляцияне компенсацияләп һәм хезмәткәрләрнең социаль якланганлыгын арттырып, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең лаеклы керем дәрәҗәсен саклауга юнәлдерелгән. Бу хакта «Российская газета» яза. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading