16+

Кайсы айларда ялга китү отышлырак

Ял вакытын дөрес сайлау хезмәт хакына да тәэсир итә ала.

Ял вакытын дөрес сайлау хезмәт хакына да тәэсир итә ала.

Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин сүзләренчә, ялга иң күп эш көне булган айларда китү отышлырак санала.

Белгеч аңлатуынча, отпуск түләүләре уртача көнлек хезмәт хакы буенча исәпләнә. Ә айлык оклад эш көннәре санына бәйле. Шуңа күрә эш көне күбрәк булган айларда ял алу хезмәткәр өчен финанс ягыннан уңайрак булырга мөмкин.

Говырин әйтүенчә, 2026 елда иң отышлы айлар булып июль, сентябрь, октябрь һәм декабрь санала. Июльдә 23 эш көне булачак, ә калган өч айда — 22шәр.

Депутат шулай ук уртача хезмәт хакына премияләр, эштән тыш сәгатьләр, ял көннәрендә эшләгән өчен өстәмәләр һәм район коэффициентлары да йогынты ясавын искәртте.

«Әгәр исәп-хисап чорына зур премияләр яки өстәмә түләүләр туры килә икән, отпуск акчасы да күбрәк була», — дип аңлаткан ул.

Моннан тыш, белгеч озак вакыт больничныйда яки декрет ялында булган кешеләргә ял вакытын аеруча игътибар белән планлаштырырга киңәш итте. Чөнки мондый чорларда уртача хезмәт хакы түбәнәергә мөмкин.

Шуңа күрә белгечләр ял графигын төзегәндә календарьга гына түгел, хезмәт хакын исәпләү үзенчәлекләренә дә игътибар итәргә киңәш итә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading