НДСның ташламалы ставкасы барлык социаль әһәмиятле товарлар өчен сакланачак.
«Бу аз керемле кешеләрне күз аллап эшләнелә», – ди ТАСС белән әңгәмәсендә Россиянең финанс министры Антон Силуанов.
– Тулаем алганда, көндәлек куллану товарларына стандарт ставканы 20 проценттан 22 процентка кадәр арттыру бәяләрнең шактый үсүенә китермәячәк, ә киресенчә, инфляцияне киметү өчен мөмкинлек тудырачак. Акча сәясәтен йомшарту нәтиҗәсендә кредитлар буенча ставка түбәнрәк булачак, ә икътисад югарырак темплар белән үсеш алачак, – ди.
Моннан тыш, стандарт ставканың күләме 22 процент. Европа илләрендә дә салым күләме бу саннарга якын. Ирландия, Польша, Португалия, Словакиядә салым – 23, Словения, Италия – 22 процент. Салым ставкалары югарырак булган илләр дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
0
Комментарийлар