16+

КамАЗ пристаньны җимереп суга астына киткән: машина йөртүче һәлак булган

Бүген Югары Ослан пристанендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

КамАЗ пристаньны җимереп суга астына киткән: машина йөртүче һәлак булган

Бүген Югары Ослан пристанендә җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта Верхний Услон Новости хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча, вак таш төягән КамАЗ йөртүчесе идарәне югалткан. Йөк машинасы пристаньны җимереп, суга төшкән.

Һәлакәт урынында оператив хезмәтләр, шулай ук районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе вәкилләре эшли. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Әхмәтшин да вакыйга урынында.

Кызганыч, КамАЗ йөртүчесе һәлак булган. Эзләү-коткару эшләренә водолазлар җәлеп ителгән. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана. Белгечләр вакыйга урынында эшләрен дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading